Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

Табигать табышмаклары

17 нче февраль көнне «Табигать.Экология.Әдәбият» дигән максатчан программа кысаларында, китап укучы балалар белән «Табигать табышмаклары» дигән исем астында табышмаклар бәйгесе оештырылды. Бәйгенең  максаты - балаларның табигать турында белемнәрен киңәйтү, экологик культураларын үстерү. Балалар табигать күренешләре, ел фасыллары турында табышмакларга җавап бирделәр. Табышмаклар Р.Бәшәрнең «Качышлы уйный тургай»,  «Рафис Корбан шигырьләре», «Эльмира Шәрифуллина» һәм «Татар халык табышмаклары»  дигән китаплардан алынды.