"Өзелгән җыр эзеннән"
15 февраль көнне Суксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан балалар белән «Өзелгән җыр эзеннән» дигән исем астында шигырь бәйгесе оештырдык. Шунда ук китап күргәзмәсе дә ясап куелды. Баштан балаларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырып үттем. Аннан соң балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, “Карак песи” шигырен сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Китапханәдә дә китап күргәзмәсе ясап куелды һәм күзәтү ясалды. Инстаграм челтәренә дә мәгълүмат урнаштырылды.