"Бөтендөнья челтәре.Файдасы һәм зыяны"
9нчы февраль көнне китапханәдә китап укучы балалар белән "Бөтендөнья челтәре. Файдасы һәм зыяны" дигән әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәдән соң балалар сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук Алмаз Гыймадиевның “Телефонлы кәҗә” китабыннан “Интернетта – Alf!” һәм “Телефонлы кәҗә” хикәяләрен укыдылар.
Әлеге чара балаларда компьютерга карата дөрес караш формалаштыру һәм аны файдалы итеп кулланырга өйрәтү максатыннан уздырылды. Балалар компьютер һәм телефоннар белән эш иткәндә нинди кагыйдәләрне үтәргә, нәрсәләр катгый тыела икәнен тагын бер кат исләренә төшереп киттеләр.