Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Тарихи мәдәни мирасыбыз"

2022 ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан китапханәдә "Тарихи мәдәни мирасыбыз"дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.

Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши. Һәр милләтнең үзенә генә хас яшәү, көнкүреш итү, үз-үзен тоту кагыйдәләре формалаша. Аларның күбесе буыннан буынга тапшырыла, заман таләпләреннән чыгып камилләштерелә. Вакыт узу белән, милли үзенчәлекләрнең кайберләре юкка чыга, яңалары барлыкка килә. Йола, гореф-гадәтләр һәм бәйрәмнәребез безнең рухи мирасыбыз, байлыгыбыз. Бәйрәмнәр, гореф-гадәтләрне яшьләргә өйрәтү, аңлату безнең бурычыбыз.