"Онытылмас еллар шаһиты"
5 нче февраль көнне татар әдәбиятының күренекле вәкиле, проза остасы, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газинең тууына 115 ел булу уңаеннан китапханәдә "Онытылмас еллар шаһиты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук инстаграм челтәренә дә язучының иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган мәгълүмат урнаштырылды.