"Мин - шагыйрь җанлы прозаик..."
Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәбият белгече Галимҗан Гыйльмановның тууына 65 яшь булу уңаеннан китапханәдә "Мин - шагыйрь җанлы прозаик..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясап куелды. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясадык, әңгәмә үткәрелде һәм балалар белән шигырьләрен кычкырып укыдык. Инстаграм челтәренә дә язучының иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган мәгълүмат урнаштырылды.