Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Татар таҗын йөрткән шәхес"

Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулланың тууына 60 яшь булу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Шулай ук китап укучылар язучының иҗат һәм тормыш юлы белән танышып үттеләр.

Шагыйрь, прозаик, драматург һәм публицист Ркаил Зәйдулла (Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин) 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуашстан Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга килә. Университетның соңгы курсларында укыган чакта ук республика яшьләр газетасы («Татарстан яшьләре») белән хезмәттәшлек итә башлый. 1984–1985 елларда Аксубай районының Иске Татар Әдәм Суы авылы урта мәктәбендә башлангыч хәрби белем укытучысы булып эшли. 1985 елның октябреннән 1989 елның июленә кадәр әүвәл «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, аннары янәдән «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә хезмәт юлын дәвам иттерә. Берара, тормышның көтелмәгән борылышларына буйсынып, Татарстанның Яшел Үзән районы «Бишнә» совхозында төзүчеләр бригадасы җитәкчесе булып та эшләп ала. 1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач, Р.Зәйдулла хәзергә кадәр шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтендә.