"Маски шоу"
13 январь көнне Суыксу мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, искечә Яңа ел көненә "Маски шоу" дигән бәйрәм чарасы үздырылды. Бәйрәмгә килүчеләр төрле маскалардан, киемнәрдән килделәр. Кыш бабай бәйрәм чарасын ачып җибәрде. Аннан соң кызыклы уен-ярыш оештырылды: бирелгән сүзләр кергән җыр яки шигырь сөйләү, күз бәйләп Кыш бабай белән Кар кызы рәсемен ясау, кулга перчатка киеп шырпыны тартмасына тутыру, кабарткан шарга кем күбрәк кеше рәсеме ясый, урындыкка утырып шар шартлату һ.б шундый кызыклы уеннар уйналды. Соңыннан иң матур маскарадный киемнән һәм маскадан килүчеләр бүләкләнде.