Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Китап аша - табигать дөньясына"

19 нчы январь көнне китапханәдә "Китап аша - табигать дөньясына" дип исемләнгән китапр күргәзмәсе оештырылды. Табигать - туган йортыбыз. Табигать ул - безнең әйләнә-тирәбез. Кояш, болывт, су, таш, үсемлекләр, хайваннар - барысы да безне чолгап алган тирәлек - табигать дип атала. Һәр җир йөзендә гомер иткән кеше үзенә кирәкле әйберләрне табигатьтән ала. Табигать - ул безне яшәтүче дә, терелтүче дә, дөньяны танырга өйрәтүче дә. Без табигатьнең һәр ел фасылына сокланып, саклап, кадерләп, яшеллеккә һәм матур чәчәкләргә  күмеп, зыян китермичә үз туган йортыбыз итеп кадерләп яшәргә тиешбез. Табигать матурлыгы - ул безнең матурлык. Күргәзмәгә куелган китаплар аша табигать турындагы белемебез тагын да баер дип ышанып калабыз.