"Кыш бабайда кунакта"
5нче январь көнне балаларның кышкы ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан Суыксу мәдәният йорты каршында "Кыш бабайда кунакта"дигән уен-тамаша оештырылды. Балалар кышкы мизгелләр турында шигырьләр сөйләделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, командалап ярышып төрле кызыклы уеннар уйнадылар, "Өлешеңә тигән көмешен" дигән тартмадан бүләкләрнең исемнәре язылган кәгазьне алып, үзләренә тиешле бүләккә ия булдылар. Балалар ял вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп үткәрделәр.