"Дус яшәү серләре"
3 нче ноябрь көнне китапханәдә халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, китап укучы балалар белән «Дус яшәү серләре» дигән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәдә балаларны дус, тату яшәргә өйрәтү, дусларына һәрвакыт булышырга, ярдәмгә килергә кирәклеген төшендерү, өлкәннәргә карата кайгыртучан, ярдәмчел булырга өйрәтү максат итеп куелды. Балалар белән А.Алишның “Чукмар белән Тукмар” , “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Куркак юлдаш” татар халык әкиятләрен кычкырып укыдык һәм шулар мисалында бердәмлекнең, дуслыкның көче турында аңлаттык. Шулай ук татар халык мәкальләрен дә искә төшердек.