"Закон һәм тәртип"
11 нче декабрь көнне китапханәдә Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан «Закон һәм тәртип» дигән китап күргәзмәсе ясап кеуелды һәм әңгәмә үткәрелде. Илебез гражданины өчен Конституция – беренче чиратта белергә тиешле закон ул. Чөнки бу хокукый актта кеше һәм гражданинның да, яши торган дәүләтебезнең строй нигезләренең дә төп хокуклары, бурычлары язылган. Конституцияне һәр гражданин тайпылышсыз үтәргә тиеш. Законнарны белү һәм тормышта аларны куллану демократик җәмгыятьтә норма булып тора һәм тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куәтле этәргеч тә булып тора.