"Дуслык авырлык килгәндә сынала"
Китап укучы балалар белән китапханәдә "Дуслык авырлык килгәндә сынала"дигән исем астында кычкырып әкиятләр уку оештырылды. Әкиятләр аша балаларга дус-тату яшәргә, бер-береңә ярдәмчел булырга, авырлык килгәндә булышырга кирәклеге турында аңлатып үтелде.