Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без сәламәтлек яклы"

26 июнь көнне китап укучы балалар белән авылыбызның сорт мәйданчыгында "Без сәламәтлек яклы" дигән исем астында спорт уеннары уйнадык. Балалар тупны аяк арасына кыстырып сикереп билгеләнгән урынга кадәр барып, кире йөгереп кайттылар, сызылган түгәрәкләр буйлап сикерделәр, лапта , сукыр тәкә уеннарын уйнадылар, скакалкада сикерделәр, спорт турындагы мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, шакмак сикерделәр һәм башка шундый күп төрле уеннар уйналды.