"Күңелле балачак"
1 июнь - Балаларны Халыкара яклау көне уңаеннан Суыксу мәдәният йорты каршында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Күңелле балачак" дигән чара үткәрелде. Бу чарага балалар, әти-әниләр, дәү әниләр чакырылды. Балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадык, асфалтьта рәсем ясадык. Соңыннан барлык килгән кунаклар һәм балаларны чәй табыны янына чакырдык.