Белем иленә сәяхәт
27 май -Китапханәләр көне уңаеннан китапханәдә "Белем иленә сәяхәт" дигән әдәби кичә үткәрелде. Кичәгә китап укучы балалар чакырылды. Аларга беренче китапханәләр һәм китапларның кайчан, ничек барлыкка килүе турында сөйләп үттем. Үзебезнең авыл китапханәсе тарихы белән таныштырдым. Аннан соң төрле кызыклы темаларга кагылышлы сораулар язылган карточкалар өләшеп чыктым һәм балалар сорауларга җаваплар бирделәр. Соңыннан кичәдә катнашучы балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.