Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Алар даны мәңгелек"

8 нче май көнне Бөек Җиңү көне уңаеннан авылыбызның һәйкәле янында митинг һәм бәйрәм концерты булды. Бәйрәмгә тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылды.Һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куелды, тантаналы рәвештә байрак кертелде, бер минут тынлык белән сугышта һәлак булганнарны искә алдык. Авыл җирлеге башлыгы Низамиев Рамил килгән кунакларны бәйрәм белән котлары, аларга рәхмәт сүзләре җиткезде. Ветераннар Советы рәисе Садриева Тәнзилә апа һәм мәктәбебезнең тарих укытучысы Закиров Айратларга сүз бирелде. Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән концерт куелды.Мәктәп укучыларының да чыгышларын тыңлап үттеләр.Килгән кунакларга чәчәкләр бүләк иттек. Соңыннан тынычлык символы булган күгәрченнәр белән шарларны күккә очырдык.