"Сәламәт тәндә, сәламәт акыл"
Балаларның язгы ялларын күңелле итеп үткәрү максатыннан 27 март көнне "Сәламәт тәндә, сәламәт акыл" дигән исем астында спорт уеннары уткәрелде. Балалар ике кеше бер чаңгыга басып ярыштылар, ераклыкка йөгерделәр, кар атып "Төз мәргән" уенын уйнадылар, салам тутырылган капчык белән бер-берсен тартып ярыштылар, һ.б шундый күп төрле кызыклы уеннар уйнадылар.