Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Акыл яшьтә түгел, башта"

26 март көнне китапханәдә "Акыл яшьтә түгел, башта" дигән табышмаклар кичәсе уздырылды. Балалар "Сүз эчендә хикмәт бар", И.Миңнуллинның "Телсез сәгать", Г.Корбанованың "Аю булу кыенмы?", З.Гомәрова һәм Э.Шәрифуллина китапларыннан табышмакларга җаваплар таптылар. Шулай ук математик табышмаклар да чиштеләр.