"Күп укыган, күп белгән"
25 март көнне китапханәдә "Күп укыган, күп белгән "дигән чара үткәрелде. Китап укучы балалар белән Мөҗәһитнең "Әнием канатлары", И.Миңнуллинның "Телсез сәгать", С.Рәхмәтулланың "Сандыктагы хәзинә" һәм Х.Халиковның "Иң гадел дус" дигән китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укыдык.