Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Дуслыкның көче"

Балаларда иптәшләренә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү, дуслыкның, бердәмлекнең көче турында өйрәтү максатыннан, китапханәдә "Дуслыкның көче" дигән сорау-җавап кичәсе үткәрелде.Иң элек балалар белән Р.Вәлиеваның "Кыңгырау чәчәк", Ф.Яруллинның "Иң бәхетле көн", "Тату туганнар" дигән татар халык әкиятләрен, Э.Шәрифуллинаның "Дуслык, чын дуслык!", Р.Мингалимнең "Дусларың гына булсын" дигән шигырьләрен укып чыктык. Соңыннан укылган әсәрләр буенча сорауларга җавапларын таптык.