"Хуш киләсең, Нәүрүз!"
Суыксу мәдәният йорты каршында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Хуш киләсең, Нәүрүз!" дигән Нәүрүз бәйрәме оештырдык.Бәйрәмгә башлангыч сыйныф укучыларын һәм авыл халкын чакырдык.Балаларга Нәүрүз бәйрәме турында сөйләп үттек. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикәне ярыштырдык, төрле кызыклы уеннар уйнадык.Соңыннан учакта казанда пешкән карга боткасы, кайнар коймак белән сыйландык.