"Гүзәлләрнең гүзәле сез!"
Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Гәзәлләрнең гүзәле сез!" дигән яшь киленнәр ярышы оештырдык. Ярышта катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр.Шулардан:үзе белән таныштыру, татар халкының милли ризыгын пешеп килү һәм аны яклау, кул эш эшләп килү, җиләк-җимешләрдән матур итеп өстәл бизәү, бирелгән фразеологик әйтемнәрнең туры мәгънәсен аңлату, бишек җырын башкару.Киленнәребез биремнәргә әзерләнгән арада музыкаль тәнәфес ясадык, залда утыручы тамашачыларга котлау сүзләре җиткердек.