Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Без булачак илебез сакчылары"

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китап укучы балалар белән уен - ярыш оештырдык. Балалар төрле ярышларда көч сынаштылар. Граната ыргыттылар, яшерелгән миналарны таптылар, каршылыклы юл аша чиләккә кар тутырып йөгерделәр, аркан тартыштылар, командалап чаңгыда йөрделәр һ.б шундый бик күп төрле уеннар уйнадылар. Ярышта дуслык җиңде.