"Батырларга мәңгелек дан!"
23 февраль -Ватан сакчылары көне хөрмәтенә, авыл советы рәисе, мәктәп укучылары, тарих укытучысы һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, авылыбызның ветераннарына куелган һәйкәлгә чәчәкләр куйдык. Тарих укытучысы Закиров Айрат әңгәмә үткәрде һәм бер минут тынлык белән ветераннарны искә алдык.