Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Әбиемнең күңел сандыгы"

Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, "Әбиемнең күңел сандыгы" дигән әдәби кичә үткәрелде.Кичәгә башлангыч сыйныф укучылары чакырылды. Балаларга сандыктагы матур итеп чигеп эшләнгән сөлгеләрне, тәрәзә пәрдәләрен, мендәр тышларын, чаршауларны, кулъяулыкларын күрсәтеп, аңлатма биреп үттек. Шулай ук каеп чигелгән чүәкләр, читекләр, энңе-мәрҗәннәр белән эшләнгән түбәтәйләр, калфаклар, бала итәкле матур күлмәкләр, матур ташлар белән эшләнгән беләзекләр, мәрҗәннәр турында сөйләп, күрсәтеп үттек. Чыбылдыклы бала бишеге янында "Бишек җырын" бергәләп җырладык. Балалар бик күп мәгълүмат белән таныштылар.