"Күпкырлы каләм иясе"
Хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик, фәнни-популяр китаплар авторы, якташыбыз Солтан Шәмсигә 75 яшь тулу уңаеннан, китапханәдә "Күпкырлы каләм иясе" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды. Китап укучылар белән язучының тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган әңгәмә үткәрелде.