"Такташ иҗаты"
Татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел булуга карата китапханәдә "Такташ иҗаты" дигән китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзүтү ясалды. Китап укучы балалар белән шигырьләрен кычкырып укыдык. Инстаграм челтәрендә Һ.Такташның иҗат һәм тормыш юлын чагылдырган видеоролик урнаштырылды.