Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.

Каян аңлап алды икән
Әби безнең теләкне?
Түрдә торган сандыгын ул
Үзе ачып күрсәтте.
Бу чигешләр, бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан,
Үсәр татар балалары
Илһам алып шулардан.

Безнең милли сәнгатебезне дәвам иттерүчеләр ишәйгәннән-ишәя бара. Шуңа күрә дә гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар, ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.