"Шагыйрь генә булып калмаган"
Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел булу уңаеннан китапханәдә китап күргәзмәсе оештырылды һәм аңа күзәтү ясалды.
Балалар язучысы Җәүдәт Харис улы Дәрзаманов 1945 елның 13 октябрендә Татартсанның Лениногорск районы Сугышлы авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туа. 1964 елда, Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле:әүвәл Татарстан радиокомитетында балалар тапшыруы редакторы, аннан “Ялкын” журналында әдәби хезмәткәр һәм 1988-1994 елларда журналның баш редакторы булып эшли. 1995 елдан кабат Татарстан радиокометытында әдәби — сәнгать һәм музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы.