Суксинская сельская библиотека - филиал № 26

"Якты затның олы иҗаты"

Гариф Ахуновның тууына 95 ел булу уңаеннан китапханәдә "Якты затның олы иҗаты" дигән китап күргәзмәсе ясап куелды.

Прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахунов (Гарифҗан Ахунҗан улы Ахунов) 1925 елның 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында (хәзерге вакытта ул авыл юк) крәстиян гаиләсендә туа.

Әдәбият өлкәсендәге казанышлары һәм иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Г.Ахунов 1975 елда Хезмәт Кызыл Байрагы, 1981 елда Халыклар Дуслыгы орденнары белән бүләкләнә, 1972 елда аңа «Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, ә 1993 елда Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән ул «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән мәртәбәле исемгә лаек була. Әдип шулай ук 1998 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы дигән мактаулы исем йөртә.

Гариф Ахунов 2000 елның 4 июнендә Казанда вафат була һәм туган ягы Арча зиратына җирләнә.