"Терроризмга - юк дибез!"
Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Нәрсә ул терроризм, нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Террор - ул кешеләр группасына оешкан, үз максатын көчләү аша ирешергә омтыла торган авыр җинаять. Террористлар - алар кешеләрне көчләп алучы, күп җыелыш урыннарында шартлау оештыручы, корал кулланучы кешеләр, бик еш аларның эшеннән гаепсез кешеләр җәфалана, алар арасында шулай ук балалар да була. Озак вакытлы яллар, массакүләм чаралар вакытында террористик актлар эшләнү куркынычы арта. Шартлаткыч матдәләрне яшерүче әйберләр буларак, тартма, сумка, портфель,тәмәке кабы, кәрәзле телефон, уенчыклар кулланырга мөмкин. Урамда шикле җиһазлар күрсәгез, кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итегез, телефоны 20-0-02. Якын тирәдәге кешеләрнең ничек мөмкин, шулай читкәрәк китүен оештырыгыз. «Корал турында»гы канун буенча Россия территориясендә гражданнарга митинг, урамдагы чаралар, демонстрация, пикет һәм башка массакүләм чаралар барышында корал йөртү катгый тыела. Битараф булмагыз, сезнең вакытында эшләнгән гамәлләрегез, террористик актны булдырмый калырга, тирә-юньдәге ничәмә-ничә кешене коткарып калырга мөмкин.