"Икенче бөтендөнья сугышы"
Икенче бөтендөнья сугышы (1939 елның 1 сентябре - 1945 елның 2 сентябре) - ике хәрби - сәяси коалиөия арасындагы сугышы. Кешелек тарихындагы иң зур сугыш. Хәрби хәрәкәтләр барлык континентларда һәм дүрт океанда алып барыла. Анда ул вакытка булган 73 дәүләтнең 62се (Җир шары халкының 80%-ы) катнашкан. Сугышта барлыгы якынча 70 млн һәлак була. Сугыш хәрәкәтләре Аурупа, Азия һәм Африка территорияләрендә һәм барлык океаннар суларында алып барыла. Бу - атом-төш коралы кулланылган бердәнбер конфликт.