"Җырларыбыз булсын бүләккә"
Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап Суыксу мәдәният йортында "Җырларыбыз булсын бүләккә" дигән әдәби-музыкаль кичә оештырдык. Кичәдә гүзәл затларыбызны котлап матур җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды, кызыклы скетчлар күрсәтелде һәм матур котлаулар әйтелде.