"Без-булачак солдатлар"
Ватанны саклаучылар көненә Суыксу мәдәният йорты каршында "Без-булачак солдатлар" дигән уен-ярыш оештырдык. Балалар ераклыкка сикерделәр, аркан тарттылар, билгеләнгән түгәрәккә карлар аттылар, берсен-берсе чанада тартып чаптылар, мина кырыннан яшеренгән "миналар"ны эзләделәр, уеннар уйнадылар. Соңыннан казанда пешкән солдат боткасы белән сыйландылар, чәй эчтеләр.