"Кыш бабай бездә кунакта"
Суыксу мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Кыш бабай бездә кунакта" дигән Яңа ел тамашасы үткәрдек. Балалар белән бергәләп чыршы тирәли җыр җырлап әйләндек, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, Убырлы карчык язып алып килгән биремнәргә җаваплар бирделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Бәйрәмдә катнашкан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.