"Наркотикларга- "Юк!"дибез"
Наркотик матдәләр, исерткеч эчемлекләр кулланучы, тәмәке тартучы кешеләрнең саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Бу яман гадәтләргә каршы без бергәләп көрәш алып барырга тиешбез. Шул уңайдан районда 21 нче октябрьдан 25 нче октябрьга кадәр наркотикларга каршы көрәш атналыгы игълан ителде. Ул “Наркотикларга – “Юк!”дибез”дигән исемле акция булды. Шул уңайдан Суыксу авыл китапханәсендә дә китап күргәзмәсе оештырылды. Анда наркотикларның зыяны, аларга каршы көрәш чаралары язылган китаплар һәм буклетлар урын алды. Шулай ук “Без наркотикларга каршы!” дигән плакатта ясалган ромашка таҗларына күргәзмә белән танышкан һәр кеше кулын куйды.