“Шәфкатьлелек бизи кешене”
8 нче октябрь көнне “Шәфкатьлелек бизи кешене” дигән чара үткәрелде. Тыл ветераны, Ветераннар советы рәисе булып торган һәм авылда беренче китапханәгә нигез салучы Зиганшин Илдус абыйның өенә барып, хәлләрен белештем, дөнья яңалыклары белән таныштырдым. Шулай ук өйдә укырга китапларын алыштырдым.