“Сез һаман да яшь әле”
1 нче октябрь көнне Суыксу мәдәният йортында өлкәннәр көне уңаеннан “Сез һаман да яшь әле” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чакыру кәгазьләре өләшеп өлкәннәребезне бәйрәм кичәсенә чакырдык. Кичәбездә өлкәннәр хөрмәтенә матур котлау сүзләре, җырлар яңгырады. Дәртле биюләр күңелләрен күтәреп җибәрде. Шулай ук драматургларыбызның әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштереп күрсәтелде.