"Күңелле уен-сәяхәт"
22нче август көнне Россия флагы көне уңаеннан Суыксу мәдәният йортында, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, балалар белән "Күңелле уен-сәяхәт" исемле уен-квест оештырдык. Балаларны Россия флагы белән таныштырып үттек һәм төрле тукталышларда биремнәр биреп, балалар шуларны үтәп бардылар. Соңыннан бергәләп флеш-моб биедек.