"Мин Татарстанда яшим"
6 нчы август көнне Суыксу авыл китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышлап “Мин Татарстанда яшим!”дигән исем астында кычкырып шигырьләр уку оештырылды. Бу чарада балалар Р.Вәлиева, Л.Шагыйрьҗан, Х.Туфан, Р.Миңнуллин, Р.Рәкыйпов һәм Р.Корбан шигырьләрен укыдылар. Балаларда туган җирләрен ярату һәм горурлану хисләре тәрбияләү, туган төбәкләренең үткәне һәм бугенгесе белән таныштыру максат итеп куелды.