"Моны һәркем белергә тиеш!"
2 нче август көнне Суыксу авыл китапханәсендә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм аларны төгәл үтәргә кирәклеген аңлатып үтү максатыннан “Моны һәркем белергә тиеш!” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы биремнәр бирелде һәм аларга җаваплар тыңланды. Шулай ук алар табышмакларга җаваплар әйттеләр. “Ярый, ярамый” дигән уен уйнадык һәм шигырьләр укыдык.