Саинская сельская библиотека - филиал № 25

"Туган якта туган моңнар"

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Туган якта туган моңнар" исем астында  әдәби кичә узды. Кичәдә иң яшь китап укучыларыбыз Ахмадуллина Азалия һәм Шәмсиев Мурат Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигырен сәхнәләштерделәр. Динара, Камилә, Алинә моңлы тавышлары белән "Туган авыл", "Шүрәле", "Тукай иртәсе"дигән җырлар җырладылар. Йолдыз, Рамилә, Алсулар һ.б. бик күп укучылар яттан Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Укучыларга "Габдулла Тукай китаплары буенча сәяхәт" дигән буклетлар әзерләп эләштем. Кичәбезне "Туган тел" җыры белән тәмамладык.