«Куркынычсыз интернет»
Сая авылы китапханәсе укучылар өчен интернетта куркынычсызлык техникасы буенча мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәче мошенниклар кулына ничек эләкмәскә, үзеңне вируслардан ничек сакларга һәм үз мәгълүматларыңны якларга кирәклеге, социаль челтәрләрнең һәм тулаем интернетның файдасы һәм зыяны турындагы кагыйдәләр белән таныштырды. Чара ахырында укучылар «Куркынычсыз интернет» исемле мультфильм карадылар