Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Туган якны өйрәнү сәяхәте

Сая авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» программасы кысаларында яшьләр өчен әдәби сәяхәт оештырылды. Китапханәдә туган якны өйрәнүбуенча кызыклы китаплар бик күп, шул китаплар буенча сәяхәт оештырылды. Һәр катнашучыга зур тукталышлы маршрут схемасы бирелде: «Әдәби карта», «Район горурлыгы», «Истәлекле урыннар», «Район горурлыгы – якташларыбыз» һәр тукталыш Биектау районының бай тарихын өйрәнүдә зур адым булды. Сәяхәт барышында катнашучылар район турында бай туган якны өйрәнү материаллары булган уникаль басмалар белән таныштылар.