Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Әниләр көне

Сая авылы китапханәсендә Әниләр көненә уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аналар психологиясе, әдәби әсәрләр, шигырьләр, иң танылган балалар язучылары һәм шагыйрьләренең әнисе һәм аңа карата яхшы мөнәсәбәте турында әсәрләре урын алды. Укучылар Р.Корбан, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, А.Гыймадиев әсәрләре белән таныштылар. Шулай ук авыл клубы белән берлектә әниләребез өчен әдәби-музыкаль кичә оештырылды