Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Бердәмлектә безнең көч

Сая авыл китапханәсендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән күргәзмәсе әзерләнде. Китапханәче Халык бердәмлеге бәйрәменең килеп чыгышы турында сөйләде. Укучылар Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары турында, халык костюмнары, төрле милләтләрнең киемнәре белән таныштылар.