Табигатьне саклау безнен бурыч
Без Сая авылы яшьләре, укучылары белән табигать кочагына экскурсиягә барырга булдык. Урманда урнашкан Алмаз абыйларының умарталыгына юл тоттык. Юлда барганда авылыбызның болын-басуларына сокланып бардык. Алмаз абыйлары, умартачылык һөнәре, умарталарның хезмәте турында бик үтемле итеп сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Татрстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Фатихова Резедә Рафис кызы табигатьнең һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре турында әңгәмә алып барды. Тыюлыклар һәм милли парклар-аеруча саклана торган табигый территорияләр-бүгенге көндә кыргый табигать һәм хайваннар дөньясының бер өлешен генә булса да үлемнән саклап калуның бердәнбер ысулы булуы турында сөйләде.
Алия һәм Нурия апалары Кызыл китапка кертелгән хайван, кош, үсемлекләр турында сөйләделәр, укучылар белән викторина үткәрделәр. Бәйрәм чәй артында укучылар белән матур аралашу белән тәмамланды.