Пушкин көне
Сая авылы китапханәсендә Пушкин көне уңаеннан китап укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә Александр Сергеевич Пушкинның яраткан әсәрләре урын алды А.С. Пушкин әкиятләре тылсымлы дөньяга алып керә, анда укучыларны төрле геройлар - игелекле һәм явыз белән очрашу көтә һәм яхшылык һәрвакытта да явызлыкны җиңә. Пушкинның әкиятләрен кечкенәдән алып олысына кадәр барысы да яраталар.