Саинская сельская библиотека - филиал № 25

Балаларны яклау көне

Сая авылы китапханәсендә балаларны яклау көне уңаеннан китап укучылар игъибарына «Бәхетле балачак» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә балалар өчен кызыклы әкиятләр, хикәяләр, шигырьләр урын алды, укучылар белән табышмаклар, башваткычлар чиштек. Клуб мәйданчыгында балалар өчен кызыклы спорт ярышлары оештырдык. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар. Бәйрәмгә килгән һәр бала бүләкләр белән кайтып китте.